news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсе мөселманнары «Сөләйман укулары»нда катнашты

Менделеев исемендәге өлкә китапханәсендә «Сөләйман укулары» дигән XXVI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды. Быелгы конференциянең темасы — «Себер-татар мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен үстерү». Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда яза.

Чараны «Себер татарлар» Төмән шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе» җирле иҗтимагый оешмасы һәм Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре буенча комитеты оештырды.

Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйковның сәламләү сүзен җәмәгатьчелек һәм матбугат белән элемтәләр буенча киңәшчесе Динар Нәфыйков җиткерде.

«Һичшиксез, Булат Сөләймановның шигырьләре һәм повестьлары безнең төбәк татар халкының тарихи, фәлсәфи һәм филологик мирасын тулыландырды», - дип билгеләп үтә сәламләү сүзендә мөфти. Бүгенге шартларда мәдәният, фән эшлеклеләренә һәм рухи лидерларга татар шагыйрьләре, фикер ияләре һәм дин белгечләре мирасын өйрәнергә, популярлаштырырга омтылырга кирәк булуы билгеләп үтелде. Бу юнәлештә мөселманнар Диния нәзарәте проектлары арасында Төмән өлкәсенең атказанган укытучысы Рафаэль хаҗи Гадиев алып барган татар халкының рухи мәдәнияте буенча курс бар.

Булат Сөләйманов мирасының кыйммәте турында Төмән өлкә Думасы рәисе Фуат Сәйфетдинов сөйләде, аның сәламләү сүзен аның урынбасары Владимир Нефедьев тапшырды. «Бу - искиткеч традиция, ул бу искитмәле кеше турында хәтерне саклап калу һәм Көнбатыш Себер көньягы халыкларының мәдәни мирасы мәсьәләләре турында тагын бер тапкыр фикер алышу өчен бик мөһим», - диелә Сәйфетдинов сәламләвендә.

«Себер татарлары» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Динар Абукин Төмән өлкәсе хөкүмәтенә Төмән өлкәсендә себер-татар мәдәниятен үстерүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Укуларда хакимият органнары, руханилар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, Россиянең югары уку йортларыннан һәм фәнни учреждениеләреннән әйдәп баручы галимнәр катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100