news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән өлкәсе мөселманнары Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен билгеләп үтте

14 сентябрьдә Төмән өлкәсе башкаласында Мөхәммәд Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмне Төмән өлкәсе мөселманнары Диния Нәзарәте оештырды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Чара башында Түбән Тәүде районы имам-мөхтәсибе Сәлимҗан хәзрәт Сәмәдов башкаруында Изге Коръән аятьләре яңгырады. Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков, чараны ачып җибәреп, җыелган кунакларга мөселманнар гамәлләрен һәм омтылышларын Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әхлакый сыйфатлары үрнәгендә корырга тиеш, дип искәртте.

Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә багышланган чараның программасында имамнар чыгышлары, нәшидләр җырлау һәм салават әйтү булды, диелә хәбәрдә.

Якшәмбе мәктәбендә укучы кызларның чыгышы тантананың аерым бизәге булды. Алар башкаруында Мөхәммәд Пәйгамбәрне Мәдинәдә сәламләгән салават яңгырады. Балалар бәйрәм кунаклары арасында викторина уздырды. Һәр катнашучыга Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара татар милли ашлары белән бәйрәмчә төшке аш белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot