news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтендә уку елы тәмамлануны билгеләп үттеләр

Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтендә уку елы тәмамлану уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйковның фатихасы белән, нәзарәт базасында балалар өчен дә, өлкән буын вәкилләре өчен дә дәресләр берничә ел дәвамында үткәрелә. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.

Җыелучыларны Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Ислам мәгърифәтчелек үзәге директоры Искәндәр хәзрәт Йосыпов һәм Төмән өлкәсе мөфтиенең җәмәгатьчелек һәм матбугат белән элемтәләр буенча киңәшчесе Динар Нәфыйков сәламләде.

Искәндәр хәзрәт үзенең чыгышында дини белем алуның мөһимлеген билгеләп үтте. Ул һәркемгә укуда югары нәтиҗәләргә ирешергә һәм алган белемнәрне җәмгыять файдасына кулланырга кирәк дигән теләген әйтте.

Динар Нәфыйков май ахырында Татарстан Республикасында узган масштаблы халыкара чараларда катнашуы турында сөйләде. Ул әйткәнчә, Татарстан Республикасы халыкның дини үзаңын үстерү эшендә. Мәчетләр төзелә, дини уку йортлары ачыла, дини әдәбият басыла. Чыгыш ясаучы фикеренчә, Төмән мөселманнарына да шундый ук дәрәҗәгә ирешергә омтылырга кирәк.

Изге Коръән аятьләрен укыганнан соң, белгечләр курс тыңлаучыларының белемнәрен тикшерде.

Имтихан уен һәм викторина формасында узды. Катнашучылар биш командага бүленеп, бергәләп Коръән уку кагыйдәләре, ислам тәгълиматы, гарәп һәм татар телләренең грамматикасына кагылышлы сорауларга җавап эзләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100