news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

​​​​​​​Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Зиннәт Садыйковны рәис итеп сайлады

Төмән шәһәрендә өлкә мөселманнарының Диния нәзарәтенең Үзәк дини оешмасының VIII съезды булды. Делегатларның күпчелеге карары белән мөфти Зиннәт Садыйков әлеге вазифага кабат сайланды. Съезд шулай ук Россия мөселманнары Диния нәзарәте составында төбәк Үзәк дини оешмасының уставын кабул итү өчен тавыш бирде.

Съездда катнашучылар өчен Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдинның видеосәламләве яңгырады. Ул Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте һәм аның рәисе Зиннәт хәзрәт Садыйков җитәкчелегендәге мөфтиятнең эшчәнлеген югары бәяләде. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең эчке эшләр буенча урынбасары Равил Сәйфетдинов үз чыгышында Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенең рухи һәм әхлакый агарту, социаль-хәйрия эше, конфессияара һәм милләтара хезмәттәшлек, патриотик тәрбия һәм хезмәт мигрантларын адаптацияләү өлкәсендәге актив эшчәнлеген билгеләп үтте.

Равил Сәйфетдинов Мөфти Равил Гайнетдин исеменнән Зиннәт хәзрәт Садыйковка Россия мөселманнарының иң югары бүләге - «Әл-Фәхр» орденын тапшырды. «Күпьеллык намуслы хезмәте һәм мөселман өммәте тормышында актив катнашканы, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытудагы аерым казанышлары өчен...», диелгән бүләкләү кәгазендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100