Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре Ялутор шәһәре мәчетендә булды
Узган җомгада Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең Ислам агарту үзәге директоры Искәндәр хәзрәт Йосыпов һәм Төмән өлкәсенең Янтык авылы мәчете имам-хатыйбы Данил хәзрәт Низамов мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйковның хәер-фатихасы белән Ялутор шәһәре мәчетендә булды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искәндә хәзрәт мөселманнар алдында җомга вәгазе белән чыгыш ясады, аларны ислам диненең әхлакый нигезләрен балалар һәм яшүсмерләрнең күңеленә тагын да тырышыбрак сеңдерергә чакырды.
Гыйбадәт кылганнан соң Ялутор районы имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Мәхмүтов кунакларга үсеп килүче буынны тәрбияләү, волонтерлык һәм хәйрия өлкәсендә Ялуторовск мәхәлләсе эшчәнлеге турында сөйләде.
Сәфәр ахырында Искәндәр хәзрәт мәчеткә йөрүче мөселманнар белән аерым очрашу үткәрде, анда ислам хокукы һәм дини тәгълиматка кагылышлы мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
Искәндәр хәзрәт дини оешманың шәһәр һәм бөтен район масштабында үткәрә торган социаль әһәмияткә ия эшчәнлеге өчен мәчет җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз