Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән өлкәсе Диния нәзарәте мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтүен дәвам итә
Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасының рәсми сайты яза.
Кичә Ялутор мөхтәсибәте башлыгы Раил хәзрәт Мәхмүтов Төмән өлкәсенең мөселман дини оешмалары тарафыннан әзерләгән хәйрия акциясе кысаларында мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләрендә булды.
Мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтү турында карар узган елның ноябрендә кабул ителде. Акция башланганнан алып Төмән өлкәсенең төрле муниципаль районнарында берничә гаиләгә матди ярдәм күрсәтелгән.
Әлеге эштә Раил хәзрәт җитәкчелегендәге Ялутор районы мөселманнары да актив катнаша. Ялутор җәмгыяте акция кысаларында җыелган акчага авыл халкының тормыш-көнкүрешендә кирәкле утын һәм башка әйберләр сатып алган.
Мәчеткә йөрүчеләр күптән түгел йортлары янган, Ялутордан мобилизацияләнүченең гаиләсе өчен акча җыйган.
Раил хәзрәт сүзләренчә, гаиләләр турындагы мәгълүматны аларга Ялутор районы хакимиятенең социаль ярдәм күрсәтү хезмәте тәкъдим иткән.
«Һәр гаиләгә алдан шалтыратып, нәрсәгә мохтаҗлык кичерүләрен белдек һәм килгән үтенечләрдән чыгып, кирәкле товарлар сатып алдык яки тиешле суммада акча җыйдык», - ди Раил хәзрәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз