Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән өлкәсе делегациясе Бөтендөнья татар конгрессында кунак булды
Бөтендөнья татар конгрессында Төмәндәге «Яшь буын» татар иҗтимагый оешмасының яшь активистлары белән очрашу узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Райнур Хәсәнов катнашты. Очрашу җанлы аралашу форматында үтте, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.
Кунакларга Бөтендөнья татар конгрессының яшь буын өчен булдырылган мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Бүген яшьләр Бөтендөнья татар конгрессы оештырган төрле чараларда, белем бирү курсларында, проектларда һәм программаларда катнаша ала. Шулай ук чит төбәкләрдә яшәүче татар яшьләре өчен Казанның алдынгы югары уку йортларына керү һәм максатчан белем алу мөмкинлеге дә бар.
Төмән яшьләренең сәфәре Татарстан Республикасы көне уңаеннан оештырылды. Визит программасы мәдәни вакыйгаларга бай. Казан белән танышудан тыш, егетләр һәм кызлар Россия исламының рухи үзәге Болгарга, шулай ук бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган ягы Кырлай авылына экскурсиягә барырга планлаштыралар.
Сәфәрнең төп вакыйгасы булып Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү торачак. Төмәннән килгән кунаклар милли чараларда катнашырга ниятлиләр. Аерым игътибарны алар «Печән базары» фестиваленә бирәчәкләр,.
«Яшь буын» татар яшьләр оешмасы җитәкчесе Фәрит Корманов әлеге сәяхәтне оештыруда ярдәм иткән Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, мондый чаралар Татарстаннан читтә милли үзенчәлекне сакларга ярдәм итә һәм яшьләр арасында татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә көчле этәргеч бирә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз