Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән өлкәсе Бигәтен авылы мәчетенең 30 еллыгына багышланган тантана булды
Төмән өлкәсенең Вагай округы Бигәтен авылында мәчетнең 30 еллыгына багышланган тантана булды. Бәйрәмгә күп кенә кунаклар, дин әһелләре килгән иде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.
Әбделгани Аппасов (Комсомольский бистәсе), Мидхәт Вәлитов, Радик Имангулов (Индәр авылы) тәбрикләү сүзләрен сүрәләрдән аятьләр белән башлады. Алар авыл халкына рәхмәтләрен җиткерде.
Бигәтен авылы мәчетенең дини мөселман оешмасы җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Арун Ниатбакиев та котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Бу бәйрәмне алар тормыш иптәше Галия белән бергә оештырган. Мәчетнең барлык хуҗалык эшләрен дә алар алып бара.
Презентацияне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп Фәрхәд Шаморатов әзерләгән иде. Ул шулай ук иң активларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр таратты. Мәчет тормышында актив катнашучыларга рәхмәт әйтте.
Аннары барлык кунакларны өстәл янына чакырдылар. Табын Бигәтен авылы хатын-кызлары әзерләгән сый-нигъмәтләрдән (бавырсак, кош теле, бәлешләр, пәрәмәчләр һ.б.) сыгылып тора иде. Чара ил-көнгә тынычлык, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп дога кылу белән тәмамланды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз