news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән өлкәсе Бигәтен авылы мәчетенең 30 еллыгына багышланган бәйрәм узды

Төмән өлкәсе Бигәтен авылы мәчетенең 30 еллыгына багышланган бәйрәм узды
Фото: yanarish72.ru

Төмән өлкәсендәге Вагай округының Бигәтен авылында мәчетнең 30 еллыгына багышланган бәйрәм булып узган. Бәйрәмгә хөрмәтле кунаклар, дин әһелләре килделәр, дип хәбәр итә «Яңарыш» газетасы.

Әбделгани Аппасов (Комсомольский бистәсе), Митхәт Вәлитов, Радик Имангулов (Индәр) тәбрикләү сүзләрен сүрәләрдән аятьләр уку белән башлый. Алар авыл халкына рәхмәт сүзләрен җиткерә.

Бигәтен авылы мәчетенең дини мөселман оешмасы җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Арун Ниатбакиев та котлап чыгыш ясый. Алар тормыш иптәше Галия белән бу бәйрәмне оештыра. Мәчетнең барлык хуҗалык эшләрен дә алар алып бара. Ярдәмчеләре белән монда тәртип, уңайлы шартлар булдыралар.

Презентацияне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп Фәрхәд Шаморатов әзерләгән. Мәчетнең тарихын барлык кешеләр дә белми, шуңа күрә авыл кешеләре булган вакыйгалар, хәлләр турында сөйләгән. Шулай ук Фәрхәд Шаморатов актив кешеләргә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тараткан.

Аннары барлык кунакларны өстәл артына чакыралар. Бигәтен авылы хатын-кызлары бик тырыш: бавырсак, бәлешләр, кош теле, пәрәмәчләр һәм башка телне йотарлык сый-нигъмәтләр әзерләгән. Чара дога кылу белән тәмамланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot