Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән өлкә Думасы рәисенә РФ мөселманнарының югары бүләге - «Әл-Фәхр» ордены тапшырылды
Бүген Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков Төмән өлкә Думасы рәисе Фуат Сәйфетдиновка Россия мөселманнарының иң югары бүләген – «Әл-Фәхр» мактау орденын тапшырды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тантаналы чара Фуат Сәйфетдиновның Россия җәмгыятен рухи-әхлакый торгызуга керткән зур шәхси өлешенә хөрмәт йөзеннән узды. Аның Төмән өлкәсе территориясендә милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашырудагы тырышлыгы аерым билгеләп үтелде.
Бүләкләү тантанасы шулай ук өлкә Думасы Рәисенең 75 яшьлек юбилеена да багышланды, аның күпьеллык эшчәнлеге төбәк һәм бөтен ил халкы мәнфәгатьләренә җаваплы хезмәт итү үрнәге булып тора.
Мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков Россия мөселманнарының рухи лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән юбилярга сәламләү сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткерде.
«Әл-Фәхр» орденын тапшырганда, Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков Фуат Сәйфетдиновның үз эшчәнлеге белән төрле халыклар һәм дин вәкилләре арасында үзара хөрмәт һәм аңлашу атмосферасы булдыруга бәяләп бетергесез өлеш кертүен искәртте. Әлеге бүләк - мөселман җәмәгатьчелегенең аның хезмәтләренә карата тирән хөрмәт символы.
Фуат Сәйфетдинов, югары бүләкне кабул итеп, мөфтигә һәм бөтен мөселман җәмәгатьчелегенә үзен зурлаганнары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, милләтара һәм динара тынычлыкны саклау мәсьәләләре һәрвакыт аның төп өстенлекләре арасында булган һәм шулай булып кала да. Дума рәисе шулай ук коллегаларына һәм өлкәдә яшәүчеләргә үзенә ышаныч күрсәткәннәре һәм төбәк файдасына уртак эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде.
Фуат Сәйфетдиновка «Әл-Фәхр» орденын тапшыру дәүләт хакимияте органнары һәм Төмән өлкәсе дини оешмалары арасында гражданлык бердәмлеген һәм рухи кыйммәтләрне ныгыту эшендә конструктив хезмәттәшлекнең ачык дәлиле булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз