news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән Диния нәзарәте «Татар халкының рухи мәдәнияте нигезләре» курсы оештыра

Узган атнада Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтендә «Татар халкының рухи мәдәнияте нигезләре» курсы укытучылары өчен семинар узды. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.

Чара курс укытучыларына методик ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелде, ул мөселманнарның Диния нәзарәте карамагына кергән мәчетләр базасында алып барылачак.

«Әл-Манар» волонтерлык хәрәкәте рәисе урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты Рафаэль хаҗи Гадиев тыңлаучыларны проект идеяләре һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең әлеге өлкәдә тәҗрибәсе белән таныштырды.

Узган ел Төмәндә татар халкының рухи мәдәнияте нигезләрен укыту проектын гамәлгә ашыру башланды. Хәзерге вакытта бу тәҗрибәне татар халкы тупланып яши торган башка торак пунктларда кертү планлаштырыла, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100