Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Томан һәм бозлавык вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр
Татарстан Гидрометеоүзәге республикада һәм Казанда 30 ноябрь, якшәмбе көнне һава торышының начараюы турында кисәтте.
Синоптиклар фаразлавынча, төнге һәм көндезге сәгатьләрдә кайбер урыннарда томан төшәргә мөмкин, юлларда бозлавык көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе республика халкын аеруча сак булырга чакыра. Юл аркылы чыкканда җир өсте һәм җир асты кичүләреннән файдаланырга киңәш ителә. Балаларны күз уңында тоту, авыру һәм өлкән туганнарга ярдәм күрсәтү мөһим.
Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, кичекмәстән ашыгыч хезмәтләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз