news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән Диния нәзарәтенең «Татар мәдәни мирасы» клубы «Әбиемә багышлап» акциясен үткәрә

Балалар һәм яшүсмерләрне тәрбияләүдә әбиләрнең зур ролен исәпкә алып, Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең «Татар мәдәни мирасы» клубы мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйковның хәер-фатихасы белән «Әбиемә багышлап» дигән акция үткәрә. Аның кысаларында Рамазан аенда гаилә ифтары оештыру өчен акча җыялар. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акциягә кушылган һәркем әбисе исеменнән теләсә нинди суммада акча күчерә алачак.

Акция 7 апрельгә кадәр үткәрелә. Акчаны 8 908 877 94 31 телефоны буенча күчерергә мөмкин.

Акча җыю тәмамлангач, гаилә ифтарын үткәрү урыны һәм датасы турында мәгълүмат чыгачак. Әти-әниләренә карата хикмәтле фикер әйткән яки туганнары исәнлегенә дога кылып күрсәткән яшь катнашучыларны бүләкләр көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100