news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Томан булу сәбәпле, самолет Мәскәүдән Казанга рейс ясамады

А-319 самолеты Казанга 9.15 сәгатьтә килергә тиеш иде

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген начар һава шартлары булу сәбәпле, А-319 самолеты Мәскәүдән Казанга рейс ясамады. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Казан” Халыкара аэропортның матбугат хезмәтендә белдерделәр.
Самолет “Домодедово” аэропортыннан 7.50 сәгатьтә һавага күтәрелергә тиеш иде. Әмма томан булу сәбәпле, рейс билгесез вакытка кичектерелгән. Расписание буенча А-319 самолеты Казанда 9.15 сәгатьтә булырга, ә 9.55 сәгатьтә шул ук самолет “Домодедово”га очарга тиеш иде. Шулай итеп, бу рейс та соңга калачак.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100