Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Томан булу сәбәпле, Казан аэропортында 12 рейс тоткарлана
Казанга очарга тиешле җиде самолет башка аэропортларга төшәчәк, аларның өчесе – Түбән Новгородка.
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Томан булу сәбәпле, Казан аэропортында 11 рейс тоткарлана, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Казанга очарга тиешле җиде самолет башка аэропортларга төшәчәк, аларның өчесе – Түбән Новгородка.
“Оренбург авиалиниясе”нең Казан-Пенза юнәлешендәге УЭ55 рейсы 09.15 сәгатьтән 16.00 сәгатькә күчерелгән.
«Төркмәнстан авиалиния» авиакомпаниясенең Казан – Ашхабад юнәлешендәге ТS 736 рейсы 09.50 дән 15.00 гә күчерелгән.
«Аэрофлот» авиакомпаниясенең Казань – Шереметьево юнәлешендәге SU 1277 рейсы 10.20 дән 14.20 гә күчерелгән.
«S7» авиакомпаниясенең Казан – Домодедово юнәлешендәге S7 62 рейсы 11.40 тан 19.10 га күчерелгән.
«Ютайр» авиакомпаниясенең Казан– Внуково юнәлешендәге рейсы 12.30 сәгатьтән 14.00 кә күчерелгән, бортта - 51 кеше.
«Аэрофлот» авиакомпаниясенең Казан – Шереметьево юнәлешендәге SU 1191 рейсы 12.20дән 17.30га күчерелгән.
«ЮВТ аэро» авиакомпаниясенең Казан – Краснодар юнәлешендәге ЮВТ 573 рейсы 12.45 тән 14.45 сәгатькә күчерелгән.
«Оренбург авиалинияләре» нең Казан – Самара юнәлешендәге УЭ41 рейсы 13.30 дан 18.00 сәгатькә күчкән.
«S7» авиакомпаниясенең Казан – Домодедово юнәлешендәге S7 66 рейсы 11.40 тан 19.10га күчерелгән.
«Узбәкстан авиалинияләре»нең Казан – Фергана юнәлешендәге рейсы 14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә күчерелгән.
«Азураир», авиакомпаниясенең Казань– Анталья рейсы 15.00 тән 16.30га күчерелгән.
«Аэрофлот» авиакомпаниясенең Казань – Внуково ПЛ6192 рейсы 15.10 нан 15.55 сәгатькә күчерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз