Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмән археологлары татарларның борынгы бабалары яшәгән шәһәрлектә казу эшләре башлаган
Археологлар Төмән районы Мичурино авылы янындагы Балдино борынгы шәһәрлеге территориясендә казу эшләре башлаган. Биредә Бакальский мәдәнияте вәкилләре - хәзерге татарларның борынгы бабалары яшәгән, дип хәбәр итә «Тюменская линия» мәгълүмат агентлыгы.
Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге Төмән фәнни үзәге археология секторының фәнни хезмәткәре Светлана Берлина казу эшләре турында сөйләгән.
«Бакальский мәдәнияте V гасырдан XIII-XIV гасырларга кадәр булган. VI гасырдан башлап Көнбатыш Себернең урман-дала территориясенә төркиләр үтеп керә башлый. Бу халыклар кушылган һәм хәзерге татарлар барлыкка килгән. Балдино шәһәрлеге нәрсәсе белән игътибарга лаек? Бу урта гасыр шәһәрлеге, ә безнең территориядә андый һәйкәлләр аз. Иртыш елгасында Искер, Төмәндәге Чимги-Тура, Ишим елгасындагы Күчемтау шәһәрлекләре. Биредә, Пышма елгасында, һичшиксез, округның хуҗалык һәм икътисади тормышы үзәге булган, бәлки, ниндидер ханлыкның башкаласыдыр», - дип аңлатты ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз