news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Томан аркасында Казан аэропортында берничә самолетны кире бордылар

Томан аркасында Казан аэропортында берничә самолетны кире бордылар
Фото: «Татар-информ»

Бүген Казан аэропортында берничә самолетны кире борып җибәрделәр.

Аэропортның матбугат хезмәтендә агентлыкка хәбәр итүләренчә, томан һәм күз күреме начар булуы аркасында Ош, Мәскәү һәм Екатеринбургтан Казанга юл тоткан самолетлар Түбән Новгородтагы запас аэродромга китте.

Искәртеп узабыз, хәзер «Казан» аэропорты гадәти режимда эшли.

«Запас аэродромга китү карарын экипаж командиры кабул итә», – дип өстәделәр аэропортта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100