news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Томан аркасында өч самолет «Казан» аэропортына төшәргә мәҗбүр булган

Рейсларның Чаллыга һәм Бөгелмәгә юл тотуы булган.

Томан аркасында өч самолет «Казан» аэропортына төшәргә мәҗбүр булган
Михаил Захаров

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Томан аркасында өч самолет «Казан» аэропортына төшеп утырырга мәҗбүр булган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Биредә «Внуково – Бигеш» (178 пассажир), «Шереметьево – Бигеш» (152 пассажир) һәм «Ноябрьск – Бөгелмә» (52 пассажир) рейслары хакында сүз бара.

Берничә сәгатьтән соң аэропортка автобуслар килә. 90 кеше ике транспортта – Чаллыга, 39 кеше Бөгелмәгә юл тота. 85 пассажир «Боинг»та «Бигеш» аэропортына юнәлә. Калган пассажирлар «Казан» аэропортыннан мөстәкыйль рәвештә китә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot