news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән Җәмигъ мәчете ишегалдында «Корбан гаете – 2026» бәйрәме узачак

Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте барлык шәһәр халкын һәм кунакларын «Корбан гаете – 2026» күмәк гаилә бәйрәменә чакыра. Чара 30 майда 11:00 сәгатьтә Төмән Җәмигъ мәчете ишегалдында узачак. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Себер татар дөньясы» төркеме хәбәр итә.

Бәйрәм программасы:

10:45 сәгать — төбәктә ислам тарихы белән танышу;
11:00 сәгать — тантаналы өлеш;
12:00 сәгать — тематик мәйданчыклар һәм фуршет зонасы эшли башлый.

Кунакларны программа кысаларында иҗади мастер-класслар, викториналар, спорт уеннары һәм бәйрәм сыйлары көтә.

Бу көн — гаилә белән ял итү, аралашу, милли һәм дини традицияләрне барлау өчен менә дигән мөмкинлек, диелә хәбәрдә.

Фото: Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте

news_right_1
news_right_2
news_bot