news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Тольяттида "Язлар моңы-2019" җиңүчеләрен апрель башында ачыклаячаклар
Фестиваль нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә дипломнар, Гран-при тапшырылачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 4 февраль, "Татар-информ"). 24 мартта Тольятти шәһәрендә "Язлар моңы-2019" шәһәркүләм үзешчән сәнгать фестиваленең сайлап алу туры узачак. Бу турыда Самара өлкәсе Халыклар дуслыгы йорты сайты хәбәр итә.
Фестивальне Тольятти Татар милли-мәдәни үзәге һәм Мәдәният, сәнгать һәм иҗат муниципаль автономияле учреждениесе оештыра.
Финал 7 апрельгә билгеләнгән.
Чарада иҗади гаиләләр, вокаль һәм инструменталь ансамбльләр, ялгыз башкаручылар катнаша һәм аларны "Уйнагыз, гармуннар", "Татар җыры", "Татарча бию" номинацияләрендә бүләкләячәкләр.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә дипломнар, Гран-при тапшырылачак. Тамашачы мәхәббәтен яулаучы иҗатчыларны аерым бүләкләү күздә тотыла.
- Узган ел фестивальдә жюрилар һәм җыелган тамашачыларга барлыгы 26 номер тәкъдим ителгән иде. Гран-при яшь җырчы Алмаз Галихановка тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot