news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тольяттида татар халык иҗаты фестивале узачак

2026 елның 5 апрелендә Тольяттиның «Автоград» мәдәният үзәгендә (Юбилейная ур., 8) «Язлар моңы» шәһәр үзешчән халык иҗаты фестиваленең гала-концерты һәм «Идел» татар җыры ансамбленең 20 еллыгына багышланган чара узачак.

Фестиваль Тольятти шәһәрендә татарларның шәһәр милли-мәдәни автономиясе оешуга 25 ел тулуга әзерлек кысаларында уздырыла.

Әлеге фестивальне үткәрү традициягә әйләнде һәм елдан-ел күбрәк катнашучыларны җыя.

Фестиваль туган телне һәм милли җырларны саклау һәм аларны киләчәк буыннарга тапшыру максатында оештырыла, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot