news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тольяттида Сабан туен һәм Шәһәр көнен бергә бәйрәм иттеләр

Быел Тольятти шәһәрендә 35нче Сабантуй шәһәрнең 285 еллыгы кысаларында Җиңү паркында узды. Бәйрәмне Тольятти шәһәре татарларының милли-мәдәни мохтарияте оештырды. «Самара татарлары» сайты шул турыда яза.

Сабан туенда Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова катнашты. Ул Тольятти халкына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде.

Тольяттида яшәүчеләр өчен бай мәдәни программа – милли спорт ярышлары, өлкәннәр һәм балалар өчен күп кенә конкурслар тәкъдим ителде, бию мәйданчыклары эшләде. Көрәш Сабантуйның аерылгысыз өлеше булып тора. Быел абсолют батыр исеме өчен бөтен Самара өлкәсеннән, күрше төбәкләрдән һәм республикалардан килгән катнашучылар көрәште, диелә бу хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot