Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тольяттида татар милли киеме тарихына багышланган интерактив лекция узды
Самара өлкәсенең Тольятти шәһәр округы Милли мәдәниятләр китапханәсендә татар милли киеме тарихына багышланган интерактив лекция узган. Бу хакта «Самара татарлары» газетасы хәбәр итте.
Чарада катнашучылар гасырлар буйлап сәяхәт кылып, милли киемнең вакыт, традицияләр һәм тарихи вакыйгалар йогынтысында ничек үзгәрүен аңларга тырышкан. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, татар костюмы — бары тик кием генә түгел, ә кешенең социаль статусы, яше, гаилә хәле һәм хәтта яшәү урыны турында мәгълүмат саклаучы үзенчәлекле «энциклопедия».
Чарада катнашучы балалар милли костюм турындагы китаплар белән танышты, тарихи киемнең материаллары һәм бизәлеше ничек үзгәргәнен өйрәнде. Аерым игътибар татар орнаментларына бирелде: чарада традицион мотивлар һәм татар чигүенә хас бизәкләр турында сөйләштеләр.
Лекция барышында катнашучыларга түбәтәй һәм калфак, борынгы костюмнар һәм чигү, тукымалар һәм бизәнү әйберләре үрнәкләре тәкъдим ителгән. Чара азагында балалар «Түбәтәй» уенында белемнәрен тикшергән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз