news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тольяттида "Татар кызы" конкурсы җиңүчесен ачыклыйлар

Шәһәрдә матурлык һәм сәләтлелек бәйгесе быел өченче тапкыр үткәрелә.

(Казан, 1 март, "Татар-информ"). Иртәгә, ягъни 2 март көнне Тольяттида "Татар кызы-2019" бәйгесенең шәһәр күләмендә җиңүчесен ачыклаячаклар. Бу хакта бәйгенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә. 
 
Алдагы елларда Тольяттида матурлык һәм сәләтлелек конкурсында 7 туташ арасыннан "Татар кызы" исеменә лаеклыны сайлап алганнар.
 
Быел да җирле туташлар бәйгедә актив катнашкан. Сүз уңаеннан, конкурсның сайлап алу өлеше Тольяттида быел өченче тапкыр үткәрелә. Шәһәр күләмендә җиңүче дип табылган туташ Самарада июнь аенда узачак өлкәкүләм конкурста катнашу хокукына ия булачак. 
 
"Татар кызы" Халыкара конкурсы исә быел Ижевск каласында үтәчәк. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot