news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тольяттида татар балалары өчен Чыршы бәйрәме узды

Бәйрәмне Тольятти шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе оештырды.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Тольяттида татар балалары өчен Чыршы бәйрәме узды. Аны Тольятти шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе оештырды. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Тольятти шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ислам Гомәров яңа ел спектаклен әзерләүчеләргә — мәдәни-агарту хезмәте җитәкчесе Алия Мусинага, автономия активистларына, балаларга һәм аларның әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

"Милләттәшләрем! Барчагызны да чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек, бәхет һәм шатлык, сәламәтлек һәм уңышлар телим! Яңа ел котлы булсын!", - дип котлау сүзләрен дә җиткерде ул.



news_right_1
news_right_2
news_bot