news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тольяттида Марат Кәлимуллин истәлегенә хоккей турниры башланды

Ярышта 2005 елда туган хоккейчылар катнаша.

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). 22 августта Тольяттида Марат Кәлимуллин истәлегенә хоккей буенча традицион башланды. Бу хакта «Самара татарлары» сайты Тольятти клубының рәсми сайтына сылтама ясап хәбәр итә.

Турнирда 2005 елда туган хоккейчылар катнаша. 

Беренче көнне өч матч узган. Тәүге очрашуда «Дизель» (Пенза) хоккейчылары «Сарматов» (Оренбург) командасын 5:1 исәбенә откан. Шуннан соң «Комета» (Самара) һәм «Кристалл» (Саратов) командалары бозга чыккан. Матч Саратов хоккейчылары файдасына 3:1 исәбенә тәмамланган. Соңгы уенда «Лада» (тренерлары Юрий Злов һәм Юрий Забродин) Саранскиның «Мордовия» командасын 11:1 исәбе белән җиңгән.

  • Марат Кәлимуллин 1988 елның 12 августында Тольяттида туган. Хоккейчы карьерасын "Лада" клубында башлаган. 2011 елның 7 сентябрендә "Локомотив" командасы хоккейчылары белән бергән Ярославль аэропортыннан очып киткән самолет фаҗигасендә һәлак булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot