news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тольяттида Мәүлид кичәсе узды

Казаннан махсус чакырылган мөнәҗәтләр иҗат итүче, автор башкаручы Ильяс Халиков үз иҗаты белән таныштырды.

Тольяттида Мәүлид кичәсе узды
tatar-congress.org

(Казан, 13 ноябрь, "Татар-информ"). 10 ноябрьдә Тольятти Татар милли мәдәни мохтарияте ислам диненең зур бәйрәмнәренең берсе - Мәүлид кичәсен уздырды. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте Тольятти Татар милли мәдәни мохтариятенә сылтама белән хәбәр итә.

Изге мәүлид мәҗелесендә, Казаннан махсус чакырылган Россия ислам университеты укытучысы, мөнәҗәтләр иҗат итүче, автор башкаручы Ильяс Халиков үз иҗаты белән таныштырды.

Тольятти шәһәрендә дә татар милли мәдәни мохтарияте каршында эшләп килүче “Идел” ансамбеленең балалар төркеме Тольятти шәһәре Җәмигъ мәчете Имам мөхтәсибе Ислам хәзрәт Гомәрев шигырләре, Нияз Җәләлев музыкасына язылган сәнгать әсәрләрен сәхнәләштерде.

Чарада дин әһеле, ислам белгече, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Самара өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, Самара Губерниясе Дума рәисенең урынбасары Екатерина Кузьмичева канашты.

Шулай ук Тольятти шәһәр идәрәсендәге этноконфессиональ үзара мөнәсәбәтләрне җәмәгатьчелек белән идарә итү булеге башлыгы Ирина Павловна Щёкина, Тольятти шәһәренең милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләренең бердәм совет рәисе Юрий Михайлович Дёмкин һәм Сызрань татар милли мәдәни автономия рәисе Ринат Шәрәфетдинов бу матур бәйрәмгә зур бәя бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100