news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тольяттида Дан ордены кавалеры Хәмидулла Насыйбуллин хөрмәтенә мемориаль такта ачылды

Тантананы Тольятти шәһәрендә яшәүче татарларның милли-мәдәни автономиясе рәисе Ислам Гомәров башлап җибәрде.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). 21 июньдә Тольяттида Дан ордены кавалеры Хәмидулла Насыйбуллин хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Чараны Тольятти шәһәрендә яшәүче татарларның милли-мәдәни автономиясе рәисе Ислам Гомәров ачты.

Тольятти шәһәре милли-мәдәни берләшмәләренең бердәм советы рәисе Юрий Михайлович Демкин геройны искә алды һәм чараның башка катнашучылары белән бергә мемориаль тактага чәчәк куйды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot