Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тольятти татарлары Казан белән якыннан танышты
Тольятти татарлары Казан белән якыннан танышты
(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхиева). 22-24 апрель көннәрендә Казанда Самара өлкәсе Тольятти шәһәренең төрле милли оешмалары җитәкчеләре булып китте. Әлеге төркемне андагы татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Җәмил Вәлиуллин алып килде. Башкалабызга кунакка килүчеләр арасында Тольятти шәһәренең мәдәният департаменты директоры Владимир Колосов, чуаш оешмасы рәисе Алексей Глухов, казак үзәге президенты Олег Филь, немец мәдәни үзәге җитәкчесе Эрика Лобанова, шулай ук кореяле, грузин, әзәрбәйҗан, яһүд, белорус, украин һәм чечен оешмаларыннан да вәкилләр бар иде.
Казанның 1000 еллыгы уңаеннан әлеге сәфәрне оештыруга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәм итте. Кунаклар БТК БК рәисе Ринат Закиров белән дә очрашты. Бу очрашуда Р.Закиров татар дөньясының эшчәнлеге һәм Башкарма комитет тарафыннан башкарылган эшләр белән таныштырды, татар халкының бүгенге җәмгыятьтәге ролен билгеләп узды. Сөйләшүдә катнашкан төрле милли оешма җитәкчеләре Тольяттидагы милли-мәдәни мохтәриятнең һәм аның җитәкчесе Җәмил Вәлиуллинның милли тормыштагы урынын югары бәяләде, аларның башка милләтләр өчен үрнәк булуын да билгеләп үттеләр.
Кунаклар шулай ук Казанның Дуслык йортында, тарихи урыннарында һәм Кремльдә булдылар, музейлар һәм мәчетләргә сәяхәт кылдылар. “Казан” бию ансамбленең концертын карагач, кичке Казан белән дә таныштылар. Күбесенең Казанга беренче килүләре икән. Тольятти делегациясе кунакчыл Татарстан башкаласына рәхмәт әйтеп, кунаклар сәфәрдән бик канәгать булып кайтып китте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз