news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тольятти татарлары Халыкара туган тел көнен билгеләп үтте

Сәхнәдә «Идел» татар җыры һәм бию ансамблендә катнашучылар чыгыш ясады.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Тольятти шәһәрендә Халыкара туган тел көненә багышланган «Татар бишлеге» бәйрәм концерты узды. Чараны Тольятти шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе оештырды.

Сәламләү сүзе белән кунакларга Тольятти шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Ислам Гомәров мөрәҗәгать итте. Ул барысына да сәламәтлек, тынычлык теләде, шулай ук халыклар арасында дуслыкны саклауның мөһимлеген искәртте. Бу турыда «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

Сәхнәдә «Идел» татар җыры һәм бию ансамблендә катнашучылар чыгыш ясады. Һәр чыгыш татар мәдәниятенең һәм теленең матурлыгын тулысынча күрсәтте.

Шулай ук ансамбльдә катнашучылар Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot