news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Тольятти татар кызы -2019» бәйгесе җиңүчесе ачыкланды

Төп җиңүче исеменә Тольятти шәһәре кызы Алсу Галәмгирова лаек булды.

«Тольятти татар кызы -2019» бәйгесе җиңүчесе ачыкланды
tatar-congress.org

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). 2 март көнне Тольятти шәһәрендә «Татар кызы-2019» конкурсы җиңүчесе билгеле булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төп җиңүче исеменә Тольятти шәһәре кызы Алсу Галәмгирова лаек булды.

Конкурсантлар бишек җыры башкарды, иҗади номер белән чыгыш ясады, аш-суга осталыгын күрсәтте.

Җиде кызның һәркайсы төрле номинацияләрдә җиңүче булып табылды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot