Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тольятти шәһәрендә «Язлар моңы» ачык шәһәр фестивале була
Фестиваль татар халкының милли җыр-моңнарын саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру максатында оештырыла.
(Казан, 3 март, "Татар-инфом"). Самара өлкәсенең Тольятти шәһәре милли-мәдәни мохтарияте ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерләнү уңаеннан, «Язлар моңы» ачык шәһәр фестиваленә әзерләнә. Бәйрәм 22 мартта була. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Фестиваль татар халкының милли җыр-моңнарын саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру максаты белән инде 8нче тапкыр оештырыла. Катнашучылар "Уйнагыз гармуннар», «Милли бию», «Татар җыры» номинацияләренңз көч сынашачак.
«Язлар моңы» фестиваленең абруе елдан-ел арта. Соңгы вакытта анда Самара өлкәсендә һәм Тольятти җирлегендә яшәгән бик күп яшь милләттәшләребезнең сәхнәгә аяк басулары безне аеруча куандыра, ди оештыручылар.
Биредә шулай ук Татарстан артистларының да чыгыш ясавы көтелә.
Фестиваль Тольятти шәһәренең Автозавод районында урнашкан «Автоград» мәдәният һәм сәнгать үзәгендә 14:00 сәгатьтә башлана (Юбилейная урамы 8).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз