news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тольятти Сабан туенда Балык Бистәсе артистлары чыгыш ясаячак

Милли бәйрәмне Тольятти халкы 28 июльдә уздырырга ниятли.

(Казан, 9 июль,"Татар-информ"). Тольятти каласында Сабан туе үтәчәк көн билгеле. Каланың татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итүенчә, бәйрәм июльнең соңгы шимбәсендә, ягъни 28 июльдә уздырылачак.
 
  • Сабан туе Тольяттига нигез салынуга 281 ел тулу уңаеннан үткәрелә. 
 
Милли  бәйрәмдә катнашучылар көрәштә яисә спорт ярышларында үзләрен сынап карый алачак. Шулай ук кунакларны ат чабышлары, дистәләгән конкурслар һәм бәйгеләр көтә. 
 
Тольятти Сабан туена Татарстанның Балык Бистәсе районы үзешчәннәре чакырулы. Моннан тыш танылган автор-башкаручы Фирдүс Тямаев кунакларның күңелен ачачак. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100