Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тольятти гүзәлләре “Татар кызы-2018” титулы өчен көрәшәчәк
Конкурста катнашу өчен Тольяттида яшәгән 14-18 яшьтәге кызлар чакырыла.
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Тольяттида “Татар-кызы-2018” бәйгесе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурсны Тольятти шәһәре татарлар милли-мәдәни автономиясе һәм Мәдәният, сәнгать һәм иҗат йорты оештыра. Оештыручылар сүзләренчә, “Тольятти татар кызы-2018” матурлык һәм талант бәйгесе яшьләрнең игътибарын татар халкы традицияләре, гореф-гадәтләре һәм туган телләренә юнәлтергә ярдәм итәчәк. Чараның максаты халыкның бай мәдәни мирасын саклау, патриотлык хисен, туган якның гореф-гадәтләренә мәхәббәт уяту тора.
Бәйге шулай ук сәләтле кызларны ачыклап, аларга Казанның югары уку йортларына укырга керүдә ярдәм күрсәтүне дә күздә тота.
Конкурста катнашу өчен Тольяттида яшәгән 14-18 яшьтәге кызлар чакырыла.
Сайлау туры түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә: мәдәниятне, тарихны, татар халкы гореф-гадәтләрен белү; туган телдә аралашу күнекмәләре; үз-үзләрен тәкъдим итү осталыгы, вокал, хореография, башкару осталыгы таланты; эрудиция.
Кастинг 10 февральдә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз