news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлыларның 7 проценты гына инвестицияләрне анализлау өчен ясалма фәһемне куллана

Яңа технологияләр акрынлап Казан халкының көндәлек тормышының бер өлешенә әверелә. «Сравни» финанс маркетплейсы үткәргән тикшеренү мәгълүматлары буенча, респондентларның 27 проценты даими рәвештә финанс маркетплейсларыннан файдалана, тагын 39 проценты алар турында белсә дә, әлегә кулланып карамаган. Документ «Татар-информ» агентлыгы карамагында бар.

Мондый платформа аша күбесенчә акцияләр һәм облигацияләр сатып алуны рәсмиләштерәләр – респондентларның 43 проценты шулай дип җавап биргән. Шулай ук иминият полислары (37 процент), банк кредитлары яки займнарына да (20 процент) ихтыяҗ зур.

Шул ук вакытта, финанс мәсьәләләрендә ясалма фәһемне куллану белән әлегә бик кызыксынмыйлар. Респондентларның 7 проценты гына инвестицияләрне анализлау һәм киңәшләр алу өчен ясалма фәһемне даими куллануын әйткән. Тагын 21 проценты мондый сервисларны сынап караган, ләкин алардан гамәли файда күрмәгән. Күпчелек – 72 процент - консультацияләрнең традицион форматларын сайлауны дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot