news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Токиодагы җәйге Олимпия уеннары вакытын коронавирус аркасында күчерергә мөмкиннәр

Сүз Олимпия уеннарын үткәрүне 2020 ел ахырына кадәр кичектерү турында бара.

Токиодагы җәйге Олимпия уеннары вакытын коронавирус аркасында күчерергә мөмкиннәр
pixabay.com

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Токиода узачак җәйге Олимпия уеннары, Covid-19 коронавирусы аркасында, 2020 ел ахырына күчерелергә мөмкин. Хәзерге вакытта Япониядә чир йоктырган 900дән артык кеше теркәлгән.

«Олимпия уеннары 2020 ел дәвамында узарга тиеш, бу вакытны кичектерергә рөхсәт итәргә мөмкин дип санала», — дип китерә Reuters Токиода Олимпия һәм Паралимпия уеннары эшләре буенча министры Сэйко Хасимото сүләрен.

Элегрәк массакүләм мәгълүмат чараларында Олимпиада тамашачылардан башка узарга мөмкин дигән мәгълүмат бар иде. Аларга альтернатива сыйфатында телетрансляция тәкъдим ителде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100