Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Токиода яшәүче Җәмил Агафур Милли китапханәгә иске татар басмаларын бүләк иткән
Бүләк ителгән басмалар Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Татар мөһаҗирлеге фондын тулыландырачак.
(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Токионың татар җәмгыяте вәкиле Җәмил Агафур Татарстан Милли китапханәсенә Япония мөселман матбагасында 1930 нчы елларда дөнья күргән искебасма китаплар бүләк иткән. Бу хакта китапханәнең матбугат үзәге хәбәр итә.
«Әлеге басмаханә Япониядәге татар мөһаҗирләре тарафыннан нигезләнгән булган, аңарда милләттәшләребезнең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүче басмалар нәшер ителгән», диелә хәбәрдә.
Тапшырылган китаплар арасында «Һәфтияк», татар әдипләренең нотага салынган шигырьләре, Габдулла Тукай әсәрләре җыентыгы, 1927 елда нигезләнгән Токио мөселман мәктәбенең 10 еллыгына багышланган фотоальбом бар.
Бүләк ителгән басмалар Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Татар мөһаҗирлеге фондын тулыландырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз