Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Токаев Путинны Астана аэропортында каршы алды
Россия Президенты Владимир Путин Казахстанга килгән мизгелләрнең беренче кадрлары чыкты. Астана аэропортында аны республика Президенты Касым-Жомарт Токаев каршы алды.
Аэродромда Россия лидерын мактаулы каравыл каршылады. Аны шулай ук ике илнең флагын тоткан балалар сәламләде — алар РФ делегациясенә шигырьләр укыды. Казахстан Президенты матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, бу ике илнең халыклары арасындагы «ихлас дуслык билгесе» булды.
Фото: © https://t.me/aqorda_resmi/
«Аннары профессиональ рәссам Асель Сабыржанқызы (Ассоль) дәүләт башлыкларына картинасын тәкъдим итте. Ул аны Владимир Путин Астанага юл тоту белән ясый башлаган. Рәссам дәүләт башлыкларына картинаны язуда катнашырга тәкъдим итте. Сурәт Россия Президентына сәфәре тәмамланганнан соң бүләк итеп тапшырылачак», - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз