Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Токаев Миңнехановны Татарстан Рәисе вазифасына яңадан сайлануы белән котлады
Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаев, илнең Россиядәге илчесе Даурен Абаев һәм Казахстанның Абай өлкәсе акимы Берик Уали Рөстәм Миңнехановны Татарстан Рәисе вазифасына яңадан сайлануы белән котлады.
«Сайлау нәтиҗәләре Сезнең югары абруйны һәм лидерлык сыйфатларыгызны тану, Татарстан халкының иминлеген арттыруга һәм тотрыклы икътисади үсешне тәэмин итүдә туктаусыз тырышлык күрсәтүнең нәтиҗәсе булды», – дигән Токаев үз юлламасында.
Казахстанда Миңнехановны Россия һәм Казахстан халыклары арасында дуслыкны һәм һәрьяклы хезмәттәшлекне ныгыту тарафдары буларак беләләр һәм хөрмәт итәләр, дип өстәгән сәясәтче. «Сез Казахстан – Россия стратегик партнерлык һәм союздашлык мөнәсәбәтләре үсешенә саллы шәхси өлеш керттегез», – дигән ул.
Йомгаклап, Токев, Татарстан җитәкчесенә бетмәс-төкәнмәс энергия һәм тугандаш Татарстанның иминлеге һәм чәчәк атуы хакына җаваплы эшчәнлектә билгеләнгән барлык планнарны уңышлы тормышка ашыруын теләгән.
Даурен Абаев сүзләренчә, тавыш бирү нәтиҗәләре Миңнехановның төбәкне үстерү һәм халыкның иминлеген арттыру буенча алып барган эшенең дөреслеген тагын бер кат раслады.
«Дәүләт эшчәнлегендәге тәҗрибәгез, идарәче талантыгыз һәм югары һөнәри осталыгыгыз сез җитәкләгән республиканың алга таба да үсешенә һәм чәчәк атуына хезмәт итәр дип ышанам», – дигән дипломат һәм аңа сәламәтлек, энергия, иминлек һәм куелган планнарны тормышка ашыруда уңышлар теләгән.
«Безнең очрашуларга һәрвакыт шатмын, Казахстан һәм Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр үсәр, Казахстан һәм Россиянең стратегик партнерлыгына зур өлешен кертер дип ышанам», – дип йомгаклаган илче.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз