Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Токаев Миңнехановны Республика көне белән котлады: Татарстан зур уңышларга иреште
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы көне белән котлады. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
«Миңнехановның абруйлы һәм нәтиҗәле җитәкчелегендә Татарстан социаль-икътисади, фәнни-технологик һәм мәдәни-гуманитар үсештә зур уңышларга иреште», - дип билгеләп үткән Токаев телеграммасында.
«Сезнең башкалагыз Казанны фән, алдынгы технологияләр, мәдәният һәм спортны җәлеп итү үзәгенә әверелдергән зур халыкара чараларны уңышлы уздыру моңа ачык дәлил булып тора», – дип яза Токаев.
Ул шулай ук Татарстанның иҗади үсеш курсын дәвам итәчәгенә, киңкүләмле реформаларны гамәлгә ашырачагына, тотрыклы үсеш һәм алгарыш юлыннан барачагына ышаныч белдерде.
«Казахстанда тугандаш халыклар арасында күп гасырлык дуслык һәм хезмәттәшлек бәйләнешләрен ныгытуга керткән өлешегезне югары бәялиләр. Бу хезмәттәшлек Россия Федерациясе белән союздашлык стратегик партнерлыгының аерылгысыз өлешенә әверелде», - дип белдерде Токаев.
Ахырда ул Миңнехановка Татарстанның иминлеге һәм чәчәк атуы хакына җаваплы дәүләт эшчәнлегендә яңа уңышлар теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз