Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Токаев Миңнехановны һәм Татарстан халкын Республика көне белән котлады
Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны һәм татарстанлыларны Республика көне белән котлады. Бәйрәм 30 августта билгеләп үтелә.
«Сезне һәм Татарстан халкын чын күңелдән Республика көне белән котлыйм!» – диелә котлау телеграммасында.
Токаев Татарстанның динамик үсешен һәм төбәкнең социаль-икътисади һәм фәнни-технологик өлкәләрдә югары нәтиҗәләрен билгеләп үтте.
«Сезнең акыллы җитәкчелегегез ярдәмендә Татарстан хаклы рәвештә Россия Федерациясенең иң динамик үсеш алучы төбәкләренең берсенә әверелде, социаль-икътисади һәм фәнни-технологик өлкәләрдә югары нәтиҗәләр күрсәтә», – диелә юлламада.
Казахстан Президенты шулай ук илнең Татарстан белән икътисадта, мәдәнияттә һәм фәндә хезмәттәшлекне алга таба үстерү белән кызыксынуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, Казахстанда бу хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирәләр һәм уртак тырышлыкларның уңышына өметләнәләр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз