Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Токаев һәм Миңнеханов «КАМАЗ»ның җитештерү мәйданчыкларында булды
Казахстан Президенты КАМАЗда йөк автомобильләре җитештерүнең технологик циклы белән танышты.
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Татарстанга визиты барышында Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев Чаллыда «КАМАЗ» ГАҖнең җитештерү мәйданчыкларында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм КАМАЗ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Казахстан Президенты КАМАЗда йөк автомобильләре җитештерүнең технологик циклы белән танышты.
Касым-Жомарт Токаев двигательләр заводын карады, анда кунакларга V8 һәм Р6 двигательләрен җыю конвейерлары эшен һәм кабин каркаслары заводын күрсәттеләр. Автомобиль заводында Казахстан лидерына кабиналар җыю конвейерының һәм төп җыю конвейерының эшен күрсәттеләр. Ул автомобиль заводы территориясендә оештырылган К5 буыны «КАМАЗ» автомобильләре күргәзмәсен дә күрә алды, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.
Моннан тыш, Токаев «КАМАЗ» Россия-Казахстан уртак предприятиесенең Чаллыда стажировка узучы белгечләре белән очрашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз