news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Токаев: Казахстанның барлык төбәкләрендә дә Конституция тәртибе торгызылды

Террорчылар корал куллануын һәм гражданнар милкенә зыян китерүен дәвам итә, дип искәртте Казахстан Президенты.

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Конституцион тәртип Казахстанның барлык төбәкләрендә дә торгызылды — җирле хакимиятләр вазгыятьне контрольдә тота. Ил Президенты Касым-Жомарт Токаев террорчылыкка каршы штаб утырышында шулай дип белдерде.

«Террорчылыкка каршы операция башланды. Хокук сакчылары киеренке эш алып бара. Конституцион тәртип илнең барлык төбәкләрендә дә торгызылды», — диде Токаев.

Ул ачыклык керткәнчә, террорчылар корал куллануын һәм гражданнар милкенә зыян китерүен дәвам итә.

«Шунлыктан террорчылыкка каршы акцияләрне боевикларны тулысынча юк иткәнчегә кадәр дәвам итәргә кирәк», — диде ил башлыгы.

Ул шулай ук илдә вазгыятьне алга таба тотрыклыландыру өчен кайбер күрсәтмәләр бирде. Утырышта эчке эшләр һәм саклану министрлары вазифаларын башкаручыларның, Милли иминлек комитеты рәисенең докладлары да тәкъдим ителде. Алар хәбәр иткәнчә, республикага тәртип урнаштыруда ярдәм күрсәтү өчен Күмәк иминлек турында килешү оешмасында әгъза булып торучы илләрнең хәрбиләре килә башлаган.

«Әлеге контингент, нигездә, стратегик объектларның сакланышын тәэмин итү өчен чикләнгән вакытка килде», — дип искәрттеләр Казахстан Президентының матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100