news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Токаев: Казахстандагы тынычлык урнаштыручыларны ике көннән чыгара башлыйлар

Газ бәясе арту сәбәпле, гыйнварның беренче көннәрендә республикада массакүләм тәртипсезлекләр башланды.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Казахстанга тынычлык урнаштыру өчен килгән контингентны ике көннән чыгара башлыйлар. Бу хакта Мәҗлес утырышында Казахстан Республикасы президенты Касым-Жомарт Токаев әйтте.

«Күмәк иминлек турында килешү оешмасының (ОДКБ) тынычлык урнаштыручы көчләренең төп миссиясе уңышлы төгәлләнде, ике көннән аларны этаплап чыгара башлыйлар. Процесс <…> ун көннән дә артыкка сузылмаячак», — дип сөйләде дәүләт башлыгы.

Республикада массакүләм тәртипсезлекләр гыйнварның беренче көннәрендә башланды. Газ бәясе ике тапкыр арту сәбәпле, Жанаозен һәм Актау шәһәрләрендә яшәүчеләр митингларга чыкты. Шуның артыннан ук Хөкүмәт отставкага китте һәм берничә чара кабул ителде. Әмма протест акцияләре тәмамланмады, киресенчә, хокук сакчылары белән бәрелешләр ешайды.

Илнең бөтен территориясендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Казахстан Президенты башка дәүләтләр лидерларына — Күмәк иминлек турындагы килешү оешмасы әгъзаларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Республикага оешманың, шул исәптән Россиядән һәм Кыргызстаннан тынычлык урнаштыручылар җибәрелде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100