news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Токаев: Казахстанда Шәймиевнең халыклар дуслыгын ныгытуга керткән өлеше югары бәяләнә

Сезнең бәхәссез абруегыз, зирәклегегез һәм бай тәҗрибәгез алга таба да республиканың чәчәк атуы һәм алгарышына хезмәт итәчәк, дип искәртте Казахстан Президенты.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 85 яшьлек юбилее белән котлады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сез бу юбилей датасын Россия Федерациясенең уңышлы һәм динамик үсештәге субъектларыннан берсе сыйфатында Татарстан Республикасының формалашуына тарихи өлеш керткән үз халкыгызның танылган лидеры статусында лаеклы төстә каршылыйсыз», - диде дәүләт башлыгы.

Ул билгеләп үткәнчә, Казахстанда Шәймиевнең кардәш халыклар арасында үзара ихтирам һәм дуслык җепләрен, шулай ук Россия белән стратегик партнерлык һәм союздашлыкны ныгытуга керткән шәхси өлешен югары бәялиләр.

«Минем инануымча, Сезнең бәхәссез абруегыз, зирәклегегез һәм бай тәҗрибәгез алга таба да республиканың чәчәк атуы һәм алгарышына хезмәт итәчәк», - дип искәртте Токаев. Бу хакта хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot