news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Токаев дәүләт хезмәткәрләренең акчасын арттыруга биш еллык мораторий игълан итте

Казахстан президенты сүзләренчә, бу категория дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хаклары җитәрлек.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев парламент алдында чыгыш ясаганда Хөкүмәт әгъзаларының һәм депутатларның хезмәт хакларын арттыруга биш еллык мораторий игълан итте.

Казахстан президенты сүзләренчә, бу категория дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хаклары җитәрлек. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Мин дәүләт хезмәткәрләренең югарыда телгә алынган категорияләренең хезмәт хаклары җитәрлек дип саныйм, шуңа күрә хөкүмәт әгъзаларының, төбәкләр хакимнәренең һәм депутатларның хезмәт хакларын арттыруга биш еллык мораторий игълан итәргә мөмкин дип саныйм», — диде Токаев.



news_right_1
news_right_2
news_bot