news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Токаев белән Путин Россия Президентының Астанага булачак сәфәре турында фикер алышты

Казахстан Президенты Касым Жомарт Токаев Россия лидеры Владимир Путин белән телефоннан сөйләште. Дәүләт башлыклары Путинның Астанага булачак сәфәре һәм хезмәттәшлек турында фикер алышты, диелгән Казахстан Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Телефон аша сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча президентлар сәүдә-икътисади һәм энергетика өлкәләрендә элек ирешелгән килешүләрне тулысынча тормышка ашырырга һәм Путинның булачак сәфәренә сыйфатлы итеп әзерләнергә килешкән.

Шулай ук Токаев Путинга Казанда узачак БРИКС саммитына чакыруы өчен рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot