news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тогай чүплегенә федераль бюджеттан 168 млн сум акча биреләчәк

Чаллы чүплекләр территорияләрен культивацияләү буенча федераль программага кертелде

 (Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Чаллы чүплекләр территорияләрен культивацияләү буенча федераль программага кертелде.

Тогай чүплеген санитар чистарту буенча 2013 елда туктатылган культивацияләү программасын тормышка ашыруга Россия Федерациясе бюджеты 168 млн сум акча бүлеп бирәчәк.

Алынган финанс чаралары тулысынча әлеге чүплек территориясен тәртипкә кертүгә һәм әйләнә-тирә мохитнең экологиясен чистартуга сарыф ителер дип планлаштырыла. Шәһәр башкарма комитетында бу нисбәттән проект документлары инде әзерләнде. Бүген алар экспертиза уза, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100