news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тубыл шәһәрендә Балалар Сабан туе узды

Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә халкыбызның күркәм, яраткан, көтеп алган Сабантуй бәйрәме үтте. Бу Сабантуйны мәктәптә ел саен шәһәр күләмендә үткәрәләр. Бу хакта Төмәндә чыгучы «Яңарыш» газетасында хәбәр ителә.

Быел да традициягә кергән милли бәйрәмебез мәктәп каршындагы яшел аланда оештырылды. Сабантуй кунаклары, тамашачылар, җәйге балаларны сәламәтләндерү лагерьларында ял итүче балалар бәйрәмне шатланып каршы алдылар.

Сабантуй кунакларын шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Нурилә Шамратова, шәһәрнең тарихи мәчете имамы Фәннур хәзрәт Казыймов котладылар, теләкләр юлладылар.

Сабантуй бәйрәменең тарихы белән танышканнан соң, кунаклар бәйрәм концертын карадылар. Монда балаларны әкият геройлары, алып баручы Земфира Вәлеева сәламләде, бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Балалар мавыктыргыч уеннарны да көтеп алдылар. Төрле яшьтәге балалар капчык киеп йөгерделәр, аркан тарту ярышларында, бердәмлек кирәклеген аңлаткан уеннарда, гореф-гадәтләр белән таныштырган милли уеннарда катнаштылар. Капчык киеп йөгерү, аяк көрәштерү һәм башкаларда да балалар яратып уйнадылар, осталыкларын күрсәттеләр, истәлекле бүләкләр алдылар.

Җырлы-биюле Cабантуй концерты бәйрәмгә ямь өстәде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot