Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тобольскиның Себер татар милли үзәге Туган тел көненә сәнгатьле сөйләм бәйгесе игълан итте
Иҗади бәйгенең максаты – татарларның әдәби мирасын таныту, яшьләрне классик һәм үзешчән шагыйрьләрнең иҗаты белән таныштыру.
(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”). Тобольск шәһәрендә Туган тел көненә багышлап, “И туган тел и матур тел” дип исемләнгән сәнгатьле сөйләм бәйгесе игълан ителде. Тобольскиның Себер татарлары милли үзәгендә 18 февральдә узачак әлеге иҗади бәйге татарларның әдәби мирасын таныту, яшьләрне классик һәм үзешчән шагыйрьләрнең иҗаты белән таныштыру, нәфис сүз осталыгын күтәрү максатында оештырыла. Бәйгене гамәлгә куючы – Тобольск шәһәр хакимиятенең Мәдәният һәм туризм комитеты, дип хәбәр итә Себер татарлары милли үзәге.
Бәйгедә бакча яшендәге балалар да, мәктәп укучылары, һөнәри уку йортларында белем алучы студентлар, эшче яшьләр дә катнаша ала. Алар арасында җиңүчеләр төрле яшь категориясендә бүләкләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз